Бүген Лаеш районы Комлы Кавал торак пунктыннан ерак түгел Татарстан Республикасы Россия МЧС №2 эзләү һәм коткару хезмәте отряды коткаручылары десант әзерләү чаралары узды. Отряд башлыгы Олег Сандомирский җитәкчелегендә 6 коткаручы вертолеттан 25м биеклектә бау ярдәме белән урманлы урынга һәм ачык яланга парашютсыз десантирование башкардылар.
Мондый күнегүләр елда берничә тапкыр үткәрелә. Боз ярылып китү, янгын чыгу, ДТП һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында һава аша коткару эшләре башкарганда укулар вакытында туплаган тәҗрибә еш ярдәм итә.