Чулман елгасы буйлап ике боз кичүе ачылды

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Кече көймәләр дәүләт инспекциясе үзәге белгечләре Чулман елгасы буйлап боз кичүләре ачарга рөхсәт итте.


Боз кичүләре Алабуга районының Покровский авылын Түбән Кама районының Красный Ключ, шулай ук Мамадыш районының Соколка авылын Түбән Кама районының Яңа Закамье торак пункты белән тоташтырачак.

Боз кичүләре буйлап хәрәкәт иткәндә, машина йөртүчеләр юлларын сизелерлек кыскарта ала. Мисал өчен, Покровский – Красный Ключ маршруты юлны – 80-90, Мамадыш районын Түбән Кама районы белән тоташтыручы кичү 100 чакрымга кадәр кыскарта.

Кичү буйлап хәрәкәт бары тик авырлыгы 1,5 тоннадан артмаган җиңел машиналар өчен генә ачык. Бозның калынлыгы (Чулман елгасында ул 24-26 сантиметр тәшкил итә) йөк машиналарына әлеге маршрутлардан файдаланырга мөмкинлек бирми. Боз кичүе түләүле, юлыңны кыскартасың килсә, 150 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк. Кичүгә керә торган урында шлагбаум тора, полосаның буеннан-буена тиешле юл билгеләре урнаштырылган.

Автотранспортның интенсив хәрәкәте вакытында кичүләрдә кешеләр җылынып чыгу өчен күчмә пунктлар оештырылырга һәм юлда ватылып калган транспорт чараларын эвакуацияләү өчен махсус йөк тракторлары кизү торырга тиеш, дип хәбәр итә news.mail.ru
 порталы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International