Ут белән шаярма

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

    Түбән Камада янгын куркынычсызлыгы темасына үткән республика конкурсының беренче этабы нәтиҗәләре билгеләнде. Тантаналы бүләкләү чарасы шәһәр яшьләр һәм иҗат сараенда үтте.

    Конкурс ел саен Түбән Кама районы һәм республика Бөтенроссия ирекле янгын сүндерү җәмгыяте белән бергә үткәрелә. Бу елны рәсемнәрдән башка әсәрләр, төрле материаллардан һәм компьютер программаларында эшләнгән эшләр дә (барлыгы 691 эш) каралды. Конкурста мәктәп укучылары һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре катнашты.

    Призлы урыннарның берсен Эльвира һәм Наиль алдылар. Алрның эшләре жюрига үзенчәлекле кызык булып тоелды. Барлыгы диплом һәм бүләкләр белән 71 катнашучы бүләкләнде. Иң яхшы рәсемнәр конкурсның соңгы этабына Казанга җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International