Беренчесе – Мамадыш районы Соколка авылыннан Новозакамье торак пунктына кадәр, икенчесе – Алабуга районы Покровское авыланнан Кызыл Чишмә торак пунктына кадәр сузылган.
Бу ясалма боз өсте юллары торак пунктлар арасын 100 километрга кадәр кыскарта. Юлдан чыгу 150 сум тәшкил итә. Көн саен иртә һәм кич белән боз калынлыгы һәм структурасы тикшерелә. Юллар кардан чистартылып тора.
Юллардан туктамыйча бер тизлектә барырга кирәк. Максималь тизлек 20 км\с. Дистанция 100м. Ясалма юлларда балык тотуы һәм сакланмаган урыннардан чыгуы тыела.