Тәүлек эчендә Татарстанда 13 янгын чыккан

2014 елның 12 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 169 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 38 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 36 тапкыр.  Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,  мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  12 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, судагы эзләү операциясенә - 3 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

 

11.05.2014 ел 13.30 Зәй МР, Зәй ГРЭС ага торган канал.

ЗПСО № 6 коткаручылары судан, 1983 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International