ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе һәм ТСЧС Биектау районы көчләре һәм чаралары шартлы янгын сүндерү эшләре буенча тактик берләшкән укулары Татарстан Республикасы Биектау районы Бөреле авыландагы “Костер” балалар белем-савыктыргыч үзәге территориясендә үтте.
14 майдан 15 майга кадәрь Ижау шәһәрендә Россия МЧС Идел буе региональ үзәге җиңел атлетика спартакиадасында катнашкан Татарстан Республикасының Россия МЧС Баш идарәсе хезмәткәрләре көмеш приз алучылары булып чыкты.

Әлмәттә “ТатАСУ” ЧҖҖ администрация йортында ТРО ВДПО Әлмәт бүлегенең инструкторы Гөлнара Нуруллина персоналның эвакуациягә өйрәнүе тренировкасын уздырды. Билгеләнгән вакыт эчендә 70 кешегә якын хезмәткәрләр йорттан эвакуацияләнде.

Әлмәттә ТР буенча №9 ОФПС-2  янгын частендә Калейкино станциясе урта мәктәп укучылары өчен ачык ишекләр көне уткәрелде. Көн бик эчтәлекле булды: балалар өчен янгын часте буенча экскурсия гына түгел, ләкин әңгәмә дә оештырдылар һәм янгын куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемле мультфильм күрсәттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 89 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 12 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше зарар күргән, 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: эретеп -ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын,  ут төртүдән – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычызлык кагыйдәләрен дөре үтәмәү аркасында – 1 янгын,  сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  6 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 14 тапкыр чыктылар. Шуларның 6сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга- 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 7 тапкыр


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Җәйге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасының Түбән Кама Ульяновка аерым посты янгынга каршы служба отряды башлыгы Татарстан Республикасының Чирмешән районының гомумбелем мәктәбе укучылары белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Минзәлә районының Воровский исемендәге совхозда сарай янып китте. Янгын янына иң якын Воровский исемендәге авыл хуҗалыгы оешмасының ирекле янгынчылар командасы тора иде. Алар янгын белән иң беренче көрәшә башлады. Иреклеләрнең оператив эшләре аркасында торак йортны саклап калып булды.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 136 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 25 тапкыр.  Республикада 14 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.

Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын,  ут төртүдән – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, төтен чыга торган юлны төзек булмау аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 22 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга- 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  


14
май, 2014 ел
чәршәмбе

Гадәттәге янгын Яшел Үзән муниципаль районының Олы Ачасыр авылында чыкты. Янгынның юкка чыгаруында ирекле янгынчылар катнашты.

Әлбәттә,  һәр ир кеше өчен улын үстерү һәм өй төзү начар түгел. Әйе! Шиксез, агач утырту да! Ләкин бу берлек санында гына. Чаллы янгынчылары моны икеләтергә, хәтта өчләтергә дә карар итте!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International