Тәүлек эчендә Татарстанда 12 янгын чыккан

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 101 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 7 тапкыр.  Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын,  электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында -2 янгын, мичнең төзек булмау аркасында – 3 янгын, 2 очракның сәбәпләре ачыклана.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 9 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга - 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.

12.05.2014 ел  04.40   Азнакай шәһәре,  Нефтяников урамы,   10 нчы йорт

Ут дүрт катлы кирпеч торак йортның дүртенче каттагы балконында чыга. Янгын сүндерүчеләр 2 кешене коткара. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска           

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International