Бүген Татарстан Республикасы МЧС РФ Баш идарәсе вакытсыз су керүне кисәтте

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Су әле җылынмаган, температурасы 10 градустан артмый, ә кисәк артык суыну трагик хәл белән тәмамланырга мөмкин. Татарстан Республикасы МЧС РФ Баш идарәсе искәртә: көн эссе булса да, майда су керү гомер өчен бик зур хәтәр. Салкын суда көзән җыеру аркасында үлү төп сәбәпләреннән берсе. Көзән җыеру гына түгел, кояшта җылынып кисәк боз кебек салкын суга кергәч, йөрәк туктарга, я коры батып үлү (температура сикерүдән сулыш туктау) да мөмкин.

Су янында ял итү вакытында бик сак һәм игътибарлы булырга кирәк.

Төптә билгесез чокырлар, баткан ботаклы-чатаклы агач һәм башка әберләр булырга мөмкин. МЧС яр буенда алкоголь эчүдән тыелып калуны тәкъдим итә. Исерек килеш су керү – батып үлүнең иң мөһим сәбәбе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International