9 майда Казан гарнизонының парадында хәрби коткару частьләрнең хезмәткәрләре һәм МЧС РФ федераль янгынга каршы эш хезмәткәрләре катнашты.

2014 елның 9 мае, җомга

69нчы Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган тантаналы чаралар 9 майда 10:00 Ирек мәйданында меңнән артык кеше Казан гарнизоны шәхси составы төзелүеннән башланды.  Ирек мәйданындагы парад шуларның кульминациясе булып чыкты.

Казан гарнизоны хәрби частьлар колонналары, полиция, эчке гаскәрләр частьләре, УФСИН, Татарстан Республикасы МЧС РФ Баш идарәсе хезмәткәрләре, кадетлар, хәрби кафедра студентлары һәм Әфганстан сугышчылары Ирек мәйданында төзелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов узе һәм Дәүләт Советы белән ТР Хөкүмәте исеменнән ихлас күңелдән 69нчы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән сугыш ветераннарын, тылда хезмәт иткәннәрен, Казан гарнизоны хәрби хезмәткәрләрен котлады.

МЧС хезмәткәрләре парадта марш атлаудан соң Татарстан Республикасы МЧС РФ Баш идарәсе начальнигы эчке эшләр генерал-майоры Рәфис Хәбибуллин бәйрәм белән котлады һәм төзелеш әзерләнүенә игътибар итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International