Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 135 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 20 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, газ җиһазларын кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 10 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 14 тапкыр.
9.05.2014 ел 04.38 Яр Чаллы шәһәре, «Гидростроитель-1» бакчачылар ширкәте.
Янгын турындагы хәбәр 4 сәг 38 минутта килә. 7 минуттан соң беренче янгын расчетлары килеп җитә. Ул вакытта ике бакча йорты тулаем ялкын эчендә була. Мәйданы 36 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта коткаручылар ир-ат мәетен табалар. Фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.