ЯҢАЛЫКЛАР


22
август, 2014 ел
җомга

ТР буенча ОФПС-15 хезмәткәрләре Куркынычсызлык ае нигезендә №56 янгын бүлек территориясендә янгын гамәли спорт һәм хәрби җәелдерү элементлары белән гаилә спорт бәйрәме оештырды. Янгын сүндерүчеләр спорт ярышларына балаларын һәм туганнарын тартты. Ярышларда 15 отряд янгын бүлекләренең вәкиле булып биш команда катнашты. Һәр команда 5 этапны узды


21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген “Караван” базарында төзелеш материаллар склады янып китте. Үлгән һәм зарар күргән юк. Янгын сүндерү җирле янгын саклау гарнизоны көчләре һәм чаралары белән үткәрелде. Янгын бүлекләре килеп җитүгә бер катлы10х50 м бинаның бөтен түбә мәйданы яна иде. Урынга Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны оператив төркеме килде. Янгын сәбәбе ачыклана бара.

Янгынга каршы хезмәт эшчеләре “Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында зур масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Искә төшерсәк,  былтыр 13 майда технополис территориясендә янгыннарның иң куркынычларыннан берсе булган иде. Ул вакытта 24 000 кв. метрлы сәүдә павильоны бөтенләй диярлек янып бетте. Хәзер технополис территориясендә элеккеге төзелешкә охшаш икенче павильон эшли. Тагын бер комплекс төзелгән һәм кулланмага озакламый кертеләчәк. Бүгенге төзелештә янгын автоматикасының бөтен төрләре куелган.

Тәүлек эчендә Татарстанда 2 янгын чыккан

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, 1 очракның сәбәпләре ачыклана.  

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Уналтынчы катта фатир янган иде. Янгын мәйданы 10 кв. м. Янгын саклау хезмәткәрләре 6 кеше коткарды. Чакыру урынына ПЧ-6 дежур каравылы АЦ-2.0-40 (КамАЗ-4308) машинасында 2 бүлекчә килеп җитте. Аларның ярдәменә ПЧ-7 дежур каравылы килде. ГДЗС ның ике звеносы торучыларны эвакуацияләргә тотынды. ПЧ-6 ГЗДС звеносы коткару битлекләре белән 16 каттагы янәшә фатирлардан 6 кешене коткарды. ПЧ-7 ГЗДС звенолары өстәге катлардан эвакуация үткәрде. Барлыгы 28 кеше коткарылды, алардан 6 бала. Зарар күргән юк. Янгын нәтиҗәсе буларак өй милеге һәм мебеле янып бетте. Янгынның алдан сәбәбе – электр җиһаз корылышында һәм җитештерүдә кимчелек.

2014 елда 15 августта Олы Тархан авылын саклау буенча аерым пост янгын сүндерүчесе ПСЧ ФГКУ “ТР буенча 133 ПЧ ФПС” торак йортның януы турында хәбәр итте. Чакырган урынга ФГКУ “ТР буенча 133 ПЧ ФПС” дежур каравылы, Олы Тархан АП килде. Йорт эченә РСК-50 көпшәсе җиткерелде.  Бу вакытта Олы Тархан посты башлыгы Дульдеев И. Р. һәм элекке башлыгы Хәлитов И. Р. яна торган өйдән 1941 елда туган йорт хуҗасын чыгарды. Янгынның алдан сәбәбе – саксыз тәмәке тарту.

Чүпрәле районы Югары Чәке авылында ирекле янгын сүндерүчеләр һәм авыл кешеләре янгын бүлекләре килгәнче өйне һәм хосусый милекне каплап алган янгынны җиңде. Бу авыл һәм ФГКУ “Татарстан Республикасы буенча 114 ПЧ ФПС” ара – 21 км. Иң якын ДПО янгын бүлегенә кадәрь – 5 км. Янгын урынына 5 тон сыемлык белән МТЗ-1221 тракторында ДПО “Махмутов” бүлеге килде. Алардан соң 4 тон сыемлык белән МТЗ-1221 тракторында ДПО «Большая Акса» бүлеге килеп булышты. Бердәм көчләр белән төп янгын бүлекләре килгәнче алар янгынны чикләп ала алды. Янгын сәбәбе — электр җиһаз кулланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Интернет-мониторингны үткәргән вакытта Әлмәт ш., Тюленин ур., 27б адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең төзелә торган бинасы ишелгәне турында мәгълүмат табылды.  Янгын саклау Әлмәт гарнизоны  оператив группасы килгәндә мнолит тимер-бетон йортның икенче катттагы түшәмен ясаганнан соң төнлә августның 18 нән 19 на аның ишелүе турында билгеләнде.

Торак фондта янгыннар кисәтү максаты белән Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәт Түбән Кама отрядының Иске Карамалы авылын саклау буенча аерым пост эшчеләре Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Бүләк авылы торак йортларының янгын куркынычсызлык хәлен тикшерделәр. Шулай ук авыл халыгы белән янгын куркынычсызлык чаралары турында аңлату әңгәмәләр үткәрелде һәм торак секторда янгын куркынычсызлык чараларын үтәү буенча истәлекләр бирелде.

Татарстан Республикасы Чистай отряды Антоновка авылының аерым пост эшчеләре басуларда, ашлык саклау урыннарында янгын куркынычсызлык кагыйләләрен үтәү профилактика максаты белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ИП КФХ «Планин А. В.» механизаторлары, комбайнчылары һәм эшчеләре белән инструктаж уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International