Бүген “Караван” базарында төзелеш материаллар склады янып китте. Үлгән һәм зарар күргән юк. Янгын сүндерү җирле янгын саклау гарнизоны көчләре һәм чаралары белән үткәрелде. Янгын бүлекләре килеп җитүгә бер катлы10х50 м бинаның бөтен түбә мәйданы яна иде. Урынга Яр Чаллы янгын саклау гарнизоны оператив төркеме килде. Янгын сәбәбе ачыклана бара.