Элеккеге ялгышларны кабатламас өчен

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

Янгынга каршы хезмәт эшчеләре “Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексында зур масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде. Искә төшерсәк,  былтыр 13 майда технополис территориясендә янгыннарның иң куркынычларыннан берсе булган иде. Ул вакытта 24 000 кв. метрлы сәүдә павильоны бөтенләй диярлек янып бетте. Хәзер технополис территориясендә элеккеге төзелешкә охшаш икенче павильон эшли. Тагын бер комплекс төзелгән һәм кулланмага озакламый кертеләчәк. Бүгенге төзелештә янгын автоматикасының бөтен төрләре куелган.

Өйрәнүләр планы буенча “Яңа Тура” технополисының 3 нче секциясендә кыска ялганыш аркасында электр чыбыгы изоляциясе яна башлады, аннан ут стеллаждагы торган матдәләргә күчте. ОП-Союз бүлекчәсе янгын урынына беренче килә. Аларның артыннан ПЧ-60 дежур каравылы килде. Берничә секунд эчендә алар зарар күргәнне табалар да чиста һавага чыгаралар һәм ашыгыч ярдәм эшчеләр кулына тапшыралар. Шул вакытка өстәмә көчләр килеп җитә – Васильево авылының 153 янгын бүлеге, ПЧ-43, ПЧ-53, Рәиф монастыре аерым посты булекчәләре.

Өйрәнүләрдә Татарстан Республикасы Казан һәм Яшел Үзән янгын саклау гарнизоннары бүлекләренең 14 янгын техника берәмлеге һәм илледән артык шәхси составы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International