Чүпрәле районы Югары Чәке авылында ирекле янгын сүндерүчеләр һәм авыл кешеләре янгын бүлекләре килгәнче өйне һәм хосусый милекне каплап алган янгынны җиңде. Бу авыл һәм ФГКУ “Татарстан Республикасы буенча 114 ПЧ ФПС” ара – 21 км. Иң якын ДПО янгын бүлегенә кадәрь – 5 км. Янгын урынына 5 тон сыемлык белән МТЗ-1221 тракторында ДПО “Махмутов” бүлеге килде. Алардан соң 4 тон сыемлык белән МТЗ-1221 тракторында ДПО «Большая Акса» бүлеге килеп булышты. Бердәм көчләр белән төп янгын бүлекләре килгәнче алар янгынны чикләп ала алды. Янгын сәбәбе — электр җиһаз кулланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Әлки районы Чуаш Борнай авылында торак йортта янгын булган иде. Хөсәнкәй авылы ирекле янгын сүндерүчеләре беренче булып янгын белән сугыша башлады, аларның бүлеге янгын урыныннан 5 км. Янгын бүлекләре килгәнче алар янгынны чикләп ала алды. Янгынның алдан сәбәбе — электр җиһаз кулланма кагыйдәләрен дөрес үтәмәү. Коткарылган милек алдан суммасы – 400 мең сум.
Баулы районы Татар Томбарлысы авылында иреклеләр тагын бер хосусый өйне сүндерделәр. Алар янгын урынына 4 минут эчендә килеп җитте. Соң хәбәр иткән аркасында янгын бик зур мәйданны каплады. Озакламый иреклеләрнең ярдәменә ТР буенча ПЧ-109 ОФПС-11 янгын бүлеге килде. Алар бергә янгынны 40 минутта җиңде. Янгынның алдан сәбәбе — электр чыбыклар техник куллану кагыйдәләрен бозу һәм саклау аппаратын дөрес сайламау.