Бүген 13 сәгать 37 минутта (мск) 112 бердәм чакыру номерына Менделеевск районында Кама елгасы уртасында ике балыкчының кулдан ясалган моторлы агач көймәләре әйләнгәне һәм аларның батуы турында хәбәр килде. 13 сәгать 59 минутта Яр Чаллы ш. ГИМС хезмәткәрләре, дәүләт инспекторы Р. Р. Амзалов һәм ГИМС патруль катер капитаны В. В. Крючков балыкчыларны коткарды – аларны катерга менгезделәр һәм исән-сау килеш яр буена китерделәр. Ә менә балыкчылырның кулдан ясалган кече көймә бөтен әйберләре белән батты.
“Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” республика конкурсы Татарстан Республикасында беренче тапкыр узачак. Конкурс ике тур аша уза. Беренче, сайлап алу туры Татарстан Республикасы ГТХМ да августның башында тәмамланды. Министрлыкта оештырылган специаль конкурс комиссиясе 2014 елның 14 августтан 12 октябрьгә кадәр уза торган төп турда вәкил итергә лаек булган иң тәҗрибәле дәүләт хезмәткәрләрен билгеләде.
Бөтенроссия ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыятенең Бөгелмә район һәм шәһәр бүлекчәсенә экскурсия МБДОУ №17 «Красная шапочка» өлкән төркем балалары өчен бер онытмаслык бүләк булды. Шунда ук ачык ишекләр көне дә үтте. Әмәлнең төп максаты – куркынычсыз тәртип тоту турында һәм ВДПО, специаль идарәчелек буларак, һәрвакыт якында һәм гадәттән тыш яки бәла-каза вакытында ярдәм итәргә әзер булганы турында искә төшерергә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр. Республикада 13 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичнең төзек булмау аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 5 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр приборларын кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 28 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 78 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 31 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 0 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 30 тапкыр чыктылар. 0 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 9 тапкыр.
Бүген ТР буенча ФПС Уку үзәге хезмәткәрләре эшкә бөтен гаиләләре белән килде. Мондый гадәттә булмаган эш көнен 20 августтан башланган Республика куркынычсызлык айлык нигезендә үзәк җитәкчелеге оештырырга карар итте. Бәйрәм бәләкәй генә күнекмәләшүдән башланды. Катнашучылар ике командага җыелырга карар итте, балалар һәм ата-аналар. Гаилә эстафетасы янгын йөгерүләреннән башланды, сәнгать ярышы белән дәвам итте. Аннан соң балалар янгын сүндерүчеләрнең бер уку бүлмәсенә керде, янгын машинасына утырып йөрде. Бөтенесе дә янгын сүндерүче киемен кия алмады, чөнки ул алар өчен артык зур, ә менә янгынчылар каскасын һәркем киеп карый алды һәм янгын җиңсәсеннән иң кечкенәләр дә атып карый алды.
Татарстан янгын сүндерүчеләре Кырым Республикасы Бакчасарай районындагы Казакевич ис. балалар савыктыргыч лагерында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хезмәт итү вакытында кипкән чирәм һәм төзелеш чуп-чар сүндерүгә 28 тапкыр чыкты. Бүген һәм иртәгә Кырым Республикасыннан ТР буенча ФПС ике хезмәткәре өйгә кайтачак, ә 30 августта калган янгын сүндерүчеләр Бакчасарай районыннан янгын машинасында китәчәк.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында - 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 27 тапкыр чыктылар. 6 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.