Уналтынчы катта фатир янган иде. Янгын мәйданы 10 кв. м. Янгын саклау хезмәткәрләре 6 кеше коткарды. Чакыру урынына ПЧ-6 дежур каравылы АЦ-2.0-40 (КамАЗ-4308) машинасында 2 бүлекчә килеп җитте. Аларның ярдәменә ПЧ-7 дежур каравылы килде. ГДЗС ның ике звеносы торучыларны эвакуацияләргә тотынды. ПЧ-6 ГЗДС звеносы коткару битлекләре белән 16 каттагы янәшә фатирлардан 6 кешене коткарды. ПЧ-7 ГЗДС звенолары өстәге катлардан эвакуация үткәрде. Барлыгы 28 кеше коткарылды, алардан 6 бала. Зарар күргән юк. Янгын нәтиҗәсе буларак өй милеге һәм мебеле янып бетте. Янгынның алдан сәбәбе – электр җиһаз корылышында һәм җитештерүдә кимчелек.