ТР буенча ОФПС-15 хезмәткәрләре Куркынычсызлык ае нигезендә №56 янгын бүлек территориясендә янгын гамәли спорт һәм хәрби җәелдерү элементлары белән гаилә спорт бәйрәме оештырды. Янгын сүндерүчеләр спорт ярышларына балаларын һәм туганнарын тартты. Ярышларда 15 отряд янгын бүлекләренең вәкиле булып биш команда катнашты. Һәр команда 5 этапны узды
Җиңүчеләргә мактау грамоталары, призлар, кубоклар бирелде. Ярышлар нәтиҗәсе буларак беренче урынны №54 янгын бүлек командасы җиңде, икенчене – №56 янгын бүлек гаилә җыелмасы һәм өченче урында – балалары белән №55 янгын бүлек хезмәткәрләре.