Казан шәһәренең ОСВОД коткаручылары шәһәрнең районлы социяаль яклау органнары вәкилләре белән бергә ялгыз карт гражданнар һәм инвалидлар тора торган шәхси торак секторны әйләнеп чыга башлаган. Аларның максаты бу гражданнар категорисенә яз вакытында кар чистартырга булышырга.
Дурт көн эчендә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең Беренче отряд хезмәткәрләре өйрәнү полигонында хәрби җәелдерү буенча ярышларда үзләренең профессиональ белемнәрен күрсәттеләр. Ярышларда ОФПС-1 нең 12 янгын сүндерү бүлегеннән 48 кизү каравылның бишләп кешесе катнашкан иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булган.
Чирмешән елгасында бер кеше батканы турында хәбәр 2016 елның 9 нчы мартында сәгать 7:35 тә билгесез шахиттән килде. Ир-ат елганы аркылы чыкканда боз астына төшеп киткән.
Республиканың сулыкларында боз калынлыгы буенча 2016 елның 9 мартына хакыйкый мәгълүмат
Азнакайда капиталь ремонттан соң 24 нче янгын сүндерү бүлегенең аерым пост янгын сүндерү депосының ачылуы узды. яңа бинаны кабул итү тантананасында НГДУ “Азнакаевскнефть” башлыгы Марат Зәләтов һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряд башлыгы Фәрит Хөсәенов катнашкан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 29 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 3 тапкыр. Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.
8 нче марта сәгать 18:00 дән уртача тәүлеклек температура күтәрелгәнгә һәм боз ныклыгы төшкәнгә күрә Татарстан Республикасында Идел елгасы аша Казан шәһәр округында Аракчино авылы (Казан шәһәре) – Югары Ослан авылы (3 км 200 м, киңлеге 40 м) маршруты буенча боз кичүнең эше туктатылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 49 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 17. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 3, бакча йортлары – 1.