ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 27 нче февраленнән Татарстан Республикасы территориясендә 4 боз кичүнең эше яңартылган:


26
февраль, 2016 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасында Русия Федерациясе Президентының кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин гражданнарны кабул итүен үткәрде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 21 тапкыр.  Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бу елда беренче тапкыр ТР ГТХМ Иҗтимагый советның утырышы булган. Ул “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге нигезендә үтте һәм 20 нче юбилейлы “Куркынычсызлык һәм элемтә” күргәзмәсенә оештырылган. Утырышны ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин ачты.

Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә махсуслаштырылган “Куркынычсызлык”, “Элемтә”, “Хезмәт саклавы һәм куркынычсызлыгы” күргәзмәләрен берләштерә торган XX нче юбилейлы Куркынычсызлык һәм элемтә форумы эшли башлаган. Күргәзмәләрнең тантаналы ачылуында ТР Куркынычсызлык советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР ГО эшләре һәм ГТХ министры Рафис Хәбибуллин һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашкан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48  тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.  

25 нче февральдә сәгать 9:00 дән кулландыра торган оешма җитәкчелегенең карары буенча һава торышы аркасында һәм аерым боерыкка кадәрь Кама елгасы аша Мамадыш районы Соколка һәм Закамский авыллары арасындагы боз кичү буенча автотранспорт чараларының йөрүе вакытлыча туктатыла. Бүгенгә республикада автотранспорт йөрүе өчен бөтен боз кичүләр ябык.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

24 нче февральдә кулландыра торган оешма җитәкчелегенең карары буенча һава торышы аркасында һәм аерым боерыкка кадәрь Кама елгасы аша Алабуга муниципаль районы Покровское авылы һәм Түбән Кама муниципаль районы Кызыл Чишмә авылы арасындагы боз кичү буенча автотранспорт чараларының йөрүе вакытлыча туктатыла.

2016 елның 20 нче февралендә 3 сәгать 30 минутта Бөгелмә муниципаль районы Иске Сумароково авылында шәхси эшмәкәрнең кибете януы турында хәбәр килде. Чакыру урынына Бөгелмә янгын сүндерү хезмәте гарнизонының көчләре һәм чаралары җибәрелгән иде.

Бүген кулландыра торган оешма җитәкчелегенең карары буенча һава торышы аркасында һәм аерым боерыкка кадәрь Идел елгасы аша Казан – Югары Ослан һәм Яшел Үзән – Карамалы Тау боз кичүләре буенча автотранспорт чараларының йөрүе туктатыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International