Казан шәһәренең ОСВОД коткаручылары шәһәрнең районлы социяаль яклау органнары вәкилләре белән бергә ялгыз карт гражданнар һәм инвалидлар тора торган шәхси торак секторны әйләнеп чыга башлаган. Аларның максаты бу гражданнар категорисенә яз вакытында кар чистартырга булышырга. Шулай итеп аларның базлары су керүдән, ә өй түбәләре юеш кар авырлыгы аркасында ишелеп төшүдән сакланып калачак. Өстәвенә коткаручылар иреклеләрне, “Сәнәгый һәм экологик куркынычсызлык” кафедрасында укыган Туполев ис. КМТТУ студентларны, яхшы эшкә алган. Бүген хезмәт десанты Идел буе районының шәхси өйләрдә торак секторда Яңа Татар бистәсе зираты янында эшләгән.