Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 65 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 5, ялган чакыру буенча – 21, янусыз кыска ялганыш аркасында – 5, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 17. Республика янгын сүндерүчеләре 9 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 3, каралтылар – 1, транспорт чаралары – 3, бакча йортлары – 1.
Янгыннарның сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1, электр җиһазны техник куллану вакытында кагыйдәләрне үтәмәүдән – 1, тартканда сак булмаганнан – 1, газ җиһазны куллану кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәүдән – 1, мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмавыннан – 1, ут төртүдән – 1, транспорт чараның системалары, механизмнары һәм элемтәләре төзек булмавыннан – 2,
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча авария-коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыкканнар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыкканар.
ТР ГТХМ карамагындагы Эзләү-коткару хезмәтенең кизү бүлекләре чакыру буенча 6 тапкыр чыкканнар. Шул исәптән юл-транспорт һәлакәтенә – 2, янгынга – 1, башкаларга – 3.
Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.