8 нче марта сәгать 18:00 дән уртача тәүлеклек температура күтәрелгәнгә һәм боз ныклыгы төшкәнгә күрә Татарстан Республикасында Идел елгасы аша Казан шәһәр округында Аракчино авылы (Казан шәһәре) – Югары Ослан авылы (3 км 200 м, киңлеге 40 м) маршруты буенча боз кичүнең эше туктатылган.
Шулай ук 8 нче мартта сәгать 22:00 дән өч боз кичүнең эше туктатылган:
1. Идел елгасы аша Яшел Үзән муниципаль районында, Яшел Үзән шәһәре – Карамалы Тау т. п. маршруты буенча (арасы 1 км 300 м, киңлеге 40 м);
2. Кама елгасы аша Мамадыш муниципаль районында Соколка авылы – Яңа Кама Аръягы (1 км 150 м, киңлеге 20 м);
3. Кама елгасы аша Алабуга муниципаль районында, Покровское авылы – Кызыл Чишмә авылы (700 м, киңлеге 40 м).