Дурт көн эчендә Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең Беренче отряд хезмәткәрләре өйрәнү полигонында хәрби җәелдерү буенча ярышларда үзләренең профессиональ белемнәрен күрсәттеләр. Ярышларда ОФПС-1 нең 12 янгын сүндерү бүлегеннән 48 кизү каравылның бишләп кешесе катнашкан иде.
Шартлы яна торган сыемлыкны суыту беренче бирем булган иде. Икенче этапта катнашучылар магистраль линия салдылар, манекен булган “зыян күрүчене” коткардылар. Өченче этап янгын сүндерүчеләрнең эстакадада шартлы янгын сүндергән вакытта өч тезле баскычны куллануда осталыгын тикшерде.
Ярышларның барышын игътибар белән караган отряд башлыгы Алексей Шаповалов комментарий бирде: “Безнең отряд республикада хәрби җәелдерү буенча ярышларны бердән бер үткәрүче. Мин аларны бик мөһим дип саныйм, чөнки янгын вакытында һәр секунд санаулы һәм нәтиҗә янгын сүндерү төркеме ничек тиз урынга барып җиткәннән, янгын сүндерү техникасын җәелдергәннән һәм янгынны сүндерергә яисә аварияне бетерергә дөрес башлаганнан тора. Шуңа күрә шәһәрнең иң әһәмиятле сәнәгый объектларны тәүлек буе саклый торган янгын сүндерү каравылларның әзерлеге югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ә моның өчен без күнегергә һәм күнегергә тиеш”.
Гомуми төркем нәтиҗәләре шулай бүленде: 1 нче урынны ПЧ-37 алды, икенче урынны ПЧ-78 алды һәм ПЧ-44 өченче урынны алды.