Ярдәм вакытында киләчәк

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Азнакайда капиталь ремонттан соң 24 нче янгын сүндерү бүлегенең аерым пост янгын сүндерү депосының ачылуы узды. яңа бинаны кабул итү тантананасында НГДУ “Азнакаевскнефть” башлыгы Марат Зәләтов һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отряд башлыгы Фәрит Хөсәенов катнашкан. Күп еллар янгын сүндерү депосының бинасы авария хәлендә булган иде, янгын сүндерүчеләр өчен нормаль эш шартлары булмаган иде. Искергәе янгын сүндерү техникасы урынына яңа янгын сүндерү депосына заманча янгын сүндерү автомобиле керде. Яңа бина һәм заманча тиз янгын сүндерү техникасы, һичшиксез, янгыннарны уңышлы итеп сүндерү дәлиле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International