Чирмешән елгасында бер кеше батканы турында хәбәр 2016 елның 9 нчы мартында сәгать 7:35 тә билгесез шахиттән килде. Ир-ат елганы аркылы чыкканда боз астына төшеп киткән.
Урынга кичектергесез “Татарстан Республикасы буенча 11 нче ОФПС” ФДКУ 135 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең бер бүлекчәсе чыкты. Ике минутта сәгать 7:37 дә янгын сүндерүчеләр яр буеннан 15 метрда булган һәм хәлдән таеп боз читен тоткан ир-атны коткарырга башлады. Янгын сүндерүчеләр белән берьюлы полиция хезмәткәрләре дә килде, бердәм көчләр белән, кул астындагы әйберләр, штурм баскычы һәм коткару бавы ярдәме белән алар зыян күрүчене бәкедән яр буена чыгарып куйдылар. Зыян күрүчене килеп җиткән ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырдылар. Сәгать 7:50 дә коткару операциясе тәмамланды.