2016 елның 25 нче апреленнән 28 нче апрельгә кадәрь Русия ГТХМ язгы ташкын һәм табыгый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб күнегүне үткәрә. Татарстан Республикасында күнегүләр берничә этап аша үтә. Бүген өйрәнүләр буенча Казан шәһәре Мирный авылының көнбатыш кырыенда урман яна башлаган. Ут торак йортларга бик якын килеп җиткән. Урман янгыны зонасына 65 кеше, шул исәптән 10 бала тора торган 25 йорт эләгә ала. Социаль мөһим һәм потенциаль куркыныч объектлар табигый янгын зонасына эләкмәгәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 129 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 41 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 51 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 12 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Бүген Казанда үзенең бурычын героик рәвештә башкарып Чернобыль АЭС та аварияне бетергән катнашучылар хәтеренә митинг булды. атом станциясендә трагедиясенең 30 еллыгына багышланган чара Ямашев һәм Әмирхан проспектлары чатында скверда үтте. Чернобыльчылар каберенә чәчәкләр кую тантанасында Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрының урынбасары Николай Суржко, шулай да Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре һәм 101 нче Казан мәктәбенең янгын сүндерү һәм коткару сыйныфы кадетлары катнашты.
Бүген “Казаноргсинтез” ААҖ территориясендә икътисадның куркыныч химик объектында мөмкин террорчылык янавы һәм куркыныч химик матдәләр түгелүе белән авария вакытында даими әзерлек көчләре, штатта булмаган авария-коткару берәмлекләре, “Казаноргсинтез” ААҖ ның радиацион һәм химик саклану персоналы һәм төркеменең үзара эш итүгә юнәлгән махсус тактик күнегүләре үтте.
Бүген ТР Министрлар Кабинетында ММЧ өчен гадәттәгечә брифингта “Гамәлгә кергән янгын куркынычсызлык таләпләренә өстәмәләр турында” доклад белән янгын күзәтү буенча ТР баш дәүләт инспекторы урынбасары эчке хезмәт подполковнигы Максим Трущин сөйләде. Ул, законнар яңалыгына туры китергәнчә, учакларны махсус җиһазландырылган урыннарда гына ягырга ярый, шулай да кагыйдәләрне үтәргә кирәк икәнне әйтте. Шул ук вакытта җирдә коры чирәмле үсемлекләрне яндыру җилсез һавада, территория аерым янгынга каршы режимга кермәгән булса, ярый.
2016 елның 25 нче апреленнән 28 нче апрельгә кадәрь Русия ГТХМ язгы ташкын һәм табыгый янгыннар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб күнегүне үткәрә. Бердәм күнегүләрне үткәрер өчен РСЧС көчләре һәм чараларының составы гомумән 14 789 кеше һәм 4 259 берәкмлек техника, шул исәптән Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ нан 3 750 кеше һәм 775 берәмлек техника тәшкил итә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 25 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 45 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Бу көндә 1986 елда Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергия блокында шартлау булган. Бөтен илдән, шул исәптән Татарстаннан да, Чернобыль катастрофасының нәтиҗәләрен бетерер өчен килеп радиация белән “көрәшүне” башлаган катнашучыларның кыюлыгы, үз-үзен аямаулыгы булмаса, трагедия колачлары иксез-чиксез зуррак була алыр иде. Истәлекле көн алдыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең башлыгы Рафис Хәбибуллин ликвидаторларга мөрәҗәгать итте.
21-22 апрельдә Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәте беренче отрядының уку-күнегү полигонында Сергей Хилков хәтеренә багышланган гамәли янгын сүндерү спорт буенча республика ярышлары үткәрелгән иде.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 68 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, каралтыда – 2 янгын.