Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 25 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 45 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, эретеп-ябыштыру эшләрен алып барган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Башка чакырулар буенча – 5 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр, суда коткару операциясенә –2 тапкыр.
25.04.2016 ел 09.20-19.30 Спасс районы Идел буе торак пункты, Идел елгасы.
3 нче зональ – коткару отрядының коткаручылары, 1984 елгы югалган ир-атны эзләделәр . 8000 кв.м. тикшерелде. Эзләү эшләре нәтиҗәләр бирмәде.
25.04.2016 ел 09.20-20.20 Әгерҗе МР Назяр һәм Туба торак пункты, Иж елгасы.
6 нчы зональ – коткару отрядының коткаручылары суда югалган, 1979 елгы ир-атны эзләделәр. 8 км яр зонасы, 800 кв.м. елга юлы һәм 1000 кв.м. су акваториясе тикшерелде. Эзләү эшләре нәтиҗәләр бирмәде.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.