21-22 апрельдә Түбән Камада Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәте беренче отрядының уку-күнегү полигонында Сергей Хилков хәтеренә багышланган гамәли янгын сүндерү спорт буенча республика ярышлары үткәрелгән иде. Ярышларда Татарстан Республикасының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең җиде физик культура коллективы (ФКК) катнашкан. Хөрмәт пьедесталының иң югары баскычына ярышларның хуҗалары, ФКК-1 (Түбән Кама ш.), менде, көмеш Әлмәт яшьләренә эләкте һәм өченче урынны ФКК-7 (Казан ш.) спортчылары алды.