ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 41 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр, башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, каралтыда  - 5 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, төзелү вагонында – 1 тапкыр.   


10
май, 2016 ел
сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 96 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 13 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 53 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын, каралтыда  - 4 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.  


9
май, 2016 ел
дүшәмбе

“Үлемсез полк” яши. Әлеге акция Бөек Ватан сугышына багышланды. 9 май көнне Казанда “Үлемсез полк” Бөтенроссия акциясе узды.

Ирек мәйданында Казан гарнизонының хәрби бүлекләре, полиция, эчке гаскәрләрнең бүлекләре, УФСИН, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм ТР ГТХМ хезмәткәрләре, кадетлар, югары белем бирү йортларының хәрби кафедра студентлары, Афганистан сугышчылары һәм башка җирле сугышларда һәм низагларда катнашучылар колонналарга тезелде.

9 май көнне “Казан” халыкара аэропортыннан Чита шәһәренә Россия ГТХМ Ил-76 самолеты очып китте.

Бүген  Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое, Газинур Гафиәтуллиның һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.  Сугыш елларында ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплап, иптәшләренең гомерләрен саклап кала.


8
май, 2016 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 108 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 45 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 янгын, башка хезмәткәрләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  1 кеше зарар күргән


7
май, 2016 ел
шимбә

Ял көннәрендә Татарстанның елгаларында һәм сулыкларында көймәләр кисәк күбәеп китә. Төп бозулар – техник тикшерүсез, регистрациясез, караб йөртүче таныклыгы булмыйча, коткару чаралары (боҗралар һәм жилетлар) яисә борт утлары булмыйча суга чыгу, көймәне артык төяү, елга порты яисә пляж суына керү. Ләкин иң начар бозу – ул исерек килеш кече көймәне йөртү. Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кече көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең патруль группалары көннәр буе рейдлар үткәрә.

Рейдны үткәргәндә ял итүчеләргә Татарстан территориясендә янгынга каршы махсус режим, янгын иминлеге кагыйдәләре турында искә төшерделәр, белешмәлекләр бирделәр һәм алар белән профилактик әңгәмәләр үткәрделәр. Янгын иминлеге таләпләрен башкармау һәм үтәмәү өчен татарстанлыларга административ һәм җинаять җаваплылыгы яный.


6
май, 2016 ел
җомга

9 май көнне 10.00 сәг.  Бөгелмәдә Советлар Союзы Герое, Газинур Гафиәтуллиның һәйкәленә чәчәкләр куячаклар.  Сугыш елларында ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплап, иптәшләренең гомерләрен саклап кала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International