Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы хезмәттәшләренә тәбрикләү сүзләре белән эндәште.
Хөрмәтле “Татарстан Республикасы янгын сүндерү хезмәте” дәүләт казна учреждениесе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Республика янгынга каршы хезмәтенең беренче юбилее белән чын күңелдән тәбриклим сезне!
2006 елның 5 нче июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты “ТР янгын сүндерү хезмәте” дәүләт учреждениесен кору турында” 272 нче карарга кул куйган. Бу көн булган Федераль янгынга каршы хезмәтнең бүлекләреннән бик ерак урнашкан торак пунктларны һәм социаль объектларны янгыннардан һәм башка гадәттән тыш хәлләрдән саклау эшендә чынлап юл ачкан.