Балаларны саклау көнендә Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны 1 нче Раифа махсус профессиональ училищесының укучыларын кабул итте. Экскурсияләр янгын сүндерү хезмәте музее һәм янгын сүндерү бүлеге территориясе аша үттеләр. Балалар янгын сүндерү автоматикасы белән танышканнар, чын янгын урыннардан килгән әйберләрне күргәннәр, бүгенге янгын сүндерүчеләрнең техник җиһазлары һзм хәрби кием-салымнары турында белгәннәр. Экскурсия ахырында алар кызыксынган сораулар биргәннәр.