Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 1 июне, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 3 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 4 тапкыр.

31.05.2016 ел  22.35  Казан шәһәре, Маршал Чуйков урамы, 64 йорт.

Тугыз катлы панель торак йортның беренче каттагы ике бүлмәле фатирда ут чыга. 2 кв.м.мәйданында җиһаз яна. Янгын сүндерүчеләр килгәнче, күршеләр 1944 елгы хатын – кызны коткаралар һәм 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенә озаталар. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International