Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 103 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 49 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 13 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 8 тапкыр.
30.05.2016 ел 15.41 Әлмәт шәһәре, Трудовая урамы, 11 нче йорт.
Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Мәйданы 56 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1946 елгы ир-ат зарар күрә. Төрле тән җәрәхәтләре белән Әлмәт хастаханәсенә озатыла. Янгынның сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.