Янгын сүндерү хезмәте елы нигезендә “Татнефть” ААҖ “Баулынефть” НГЧИ резервуарлар паркында янгын сүндерү тактикасы күнегүләре үтте. Ут белән эшләгәндә янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсе буларак, 5 000 куб. м күләмле 29 нчы резервуарда пар һәм һава катнашмасы шартлаган. Янгын 15 минутта бөтенләһ бетерелгән иде. Бу (уку булса да) янгынны сүндерер өчен 200 куб. метрга якын су, 960 литрдан артык күбектергеч һәм 26 кеше кирәк булган.