Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 30 мае, дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 86 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 5 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын, каралтыда – 3 янгын. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын.   

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 2 тапкыр, батып үлгән кешене эзләү буенча – 1 тапкыр.

29.05.2016 ел 18.42 Апас МР, Морзалар авылы, Вахитов урамы, 34 нче йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыга. Мәйданы 10 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1969 елгы ир- ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе -  җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International