Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 29 мае, якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 62 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 17 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын. 1 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, яшеннән – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта  техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, транспорт чараның мехназмы төзек булмау аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 5 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.   

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакыручылар буенча – 4 тапкыр.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.    

                                         

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International