Республика су объектларында кешеләр бигрәк тә балалар үлү күрсәткечләре район җитәкчелеген һәм ГТХМ хезмәткәрләре шактый борчый. Яшел Үзәнлеләр ял итү урыннары буенча бердәм рейдларда ГИМС инспекторлары, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча баш белгечләре, Яшел Үзән муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең белгечләре, федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрыд хезмәткәрләре һәм ОСВОД эшчеләре катнашкан. Төп максат – кисәтергә һәм аңлатырга гына түгел, ә бу мәртәбә су объектларда кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә җәза бирергә дә.