Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 92 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча –42 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: транспорт чараның электр җиһазы төзек булмау аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 15 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. ДТПга – 2 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
09.07.02016 ел 16.10 мск Казан шәһәре, Бондаренко урамы, 5 нче йорт
Фатирды ут чыкты. 2 кв.м. мәйданында җиһаз янды. 1962 нче елгы ир-ат зарар күрә. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.