“Булгария” теплоходы һәлакәтенең биш еллыгына багышланган истәлекле чараларда ике йөзгә якын кеше катнашкан

2016 елның 10 июле, якшәмбе

Кешеләр Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында Идел елгасы яр буенда мемориаль комплекс янында җыелган. 2011 елның 10 нчы июлендә һәлак булганнарны искә алырга туганнар, якыннар һәм котыла алганнар килгән. Истәлекле чарада Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Су объектларда иминлек бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов, ТР хезмәт, эш һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов, “Булгария” теплоходы пассажирларын һәм экипажын коткару буенча операция оештырган “Арабелла” туристик теплоходы капитаны Роман Лизалин һәм шул куркыныч гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүчеләр катнашканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International