12:24 тә Яр Чаллы шәһәрендә 9 катлы өйнең 3 нче каттагы фатирда янгын турында хәбәр килде. Ут балконнар аша өч фатирга таралган. Өй керүләреннән 104 кеше эвакуацияләнгән. Алты кеше коткару битлеге ярдәме белән газ һәм төтен саклау хезмәтенең төркемнәре белән өстәге катлардан каты төтенләнгән зонадан коткарылган. Бер кызны (йөри алмый торган инвалид) янгын сүндерүчеләр, аңа сулау битлеген биреп, куллары белән алып чыккан. Тагын җиде кеше янгын автобаскычы буенча коткарылган.
13:30 да 180 кв. м мәйданында булган янгын бетерелгән. Зыян күрүче юк. Янгын сәбәбе ачыклана.