Яр Чаллыда 53/28 йортында яңадан торгызу эшләре барышы турында мәгълүмат

2016 елның 12 июле, сишәмбе

2016 елның 12 нче июленә сәгать 10.00 гә:

- Русия ГТХМ ПРПСО Яр Чаллы филиалы коткаручылары 2 нче керүнең 4 нче һәм 5 нче катларда фатирларда өемнәрне бөтенләй сүтеп бетергән, 2 нче һәм 3 нче катларда өемнәр кисәкчә сүтелгән;

- зыянны сынау комиссиясе эшли, бина төзелешен кабат карап тикшерелгән;

- 14 м3 күләмендә төзелеш һәм көнкүреш чүп-чары чыгарылган;

- идән асты бүлмәсендә күтәреп торучы төзелешләрне ныгыту буенча эшләр бара;

- хокук саклау органнарының хезмәткәрләре керү янындагы территорияне тәүлек буе саклап торуы оештырылган.

Вакытлы урнаштыру пунктында (ВУП) 92 кеше, шул исәптән 19 бала урнаштырылган. Өч тапкыр ашату тәэмин ителгән, ВУП та ГТХМ хезмәткәренең кизү торуы оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International