ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2016 ел
сишәмбе

Елга порты суында “Ярославец” теплоходы һәм “Казанка-6” моторлы көймәсе бәрелгән. Теплоходта янгын чыккан, кешеләр суга эләккән. Шундый сценарий буенча 6 нчы июльдә сәгать 13:00 дә Казан елга портының 8 нче причалы янында ГТХМ, Сәламәтлек министрлыгы, ЭЭМ, елга порты хезмәтләре һәм “Татфлот” суднолар йөрешле компания көчләренең бәла кичерә торганнарны коткару һәм суда янгынн сүндерү буенча махсус тактик күнегүләр башланачак.

Мөмкин була торган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү, күп кеше тупланган урыннарда иминлекне һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү – Ураза бәйрәмен үткәргән вакытта кизү торуга тартылган Яшел үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләренең төп бурычлары шундый булган иде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 123 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 57 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, печәнлектә – 1 янгын.     


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Ашыгыч эвакуация, янгын куркынычсызлыгы һәм суда куркынычсызлык буенча дәрес, шулай да заманча янгын сүндерү техникасын һәм җиһазларын күрсәтү – “Горьковец” балалар савыктыргыч лагерында Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының хезмәткәрләре тулы бер агитация һәм профилактика чаралары комплексын үткәрделәр. Күзәтү эшләре инспекторлары, янгын сүндерүчеләр, ГИМС һәм ГО эшләре һәм ГТХ идарәсенең белгечләре җәйге вакытта балаларның имин ял итүенә юнәлгән зур дәрес үткәрделәр.

Балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау – олыларның төп бурычы. Балаларга өйдә, шәһәр урамнарында һәм юлларында дөрес тәртип тоту буенча үз үрнәгегезне күрсәтегез.

Ата-аналар, туганнар, дуслар белән ял итүне оештырганда берничә кагыйдәне һәм шартларны истә тотарга кирәк:

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 83 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 7 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын.    


3
июль, 2016 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 15 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 27 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.    


2
июль, 2016 ел
шимбә

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 72 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 8 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 2 янгын. 1 кеше зарар күргән.


1
июль, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең күзәтү эшләре идарәсе Ураза бәйрәменә хәзерләнү һәм үткәрү вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча оештыручан һәм практик чаралар эшкәртелеп үткәрелә. Бәйрәмгә багышланган чаралар 2016 елның 5 нче июлендә 45 муниципаль районда, 906 дини объектта, шул исәптән Казан шәһәренең 59 һәм Яр Чаллы шәһәренең 13 дини объектында үткәреләчәк.

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 2 нче отрядының янгын сүндерү һәм коткару бүлекләренең арасында газ һәм төтен саклау хезмәте (ГДЗС) төркемнәренең ярышлары 2 нче отрядның бөтен кизү каравыллары арасында иң яхшы ГДЗС төркемен билгеләү максаты белән үткәрелгән. Ярышлар программасына тест һәм практик этапларны үткәрү кертелгән. Беренче урынны ПСЧ-9 янгын сүндерүчеләре алган. ПСЧ-77 һәм ПСЧ-15 төркемнәре туры килгәнчә икенче һәм өченче урыннарны алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International