Русия ГТХМ ның Бөтенрусия “Йөзәргә өйрән” акциясенең чираттагы этабы бүген гаять зур балалар бәйрәменә үзгәргән. Ул Казанда Нижнее Заречье пляжында булган. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе ГИМС инспекторлары, ГТХМ һәм ОСВОД коткаручылары, шулай да Олимпия резервының махсуслаштырылган балалар спорт мәктәбе һәм “Казаноргсинтез” бассейнының йөзү тренерлары катнашу белән бердәм акциягә “Татарстанның кечкенә принцессалары” иҗтимагый оешмасы катнашучылары һәм “Миссис Планета 2016” Рада Кузьмина кушылган.