ОСВОД коткаручысы ике хатын-кызны коткарган

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Бүген Киров районының “Нижнее Заречье” пляжы янындагы дамбада Казан шәһәре ОСВОД коткаручысы Руслан Сакаев ике бата торган хатын-кызны коткарган. Зыян күрүчеләр 1962 елгы ана һәм аның 1988 елгы кызы булып чыккан. Алар йөзә белмәгән һәм, аяк төпкә тими башлагач, куркып китеп бата башлаганы ачыкланган. Карап тикшергәннән соң аларны җибәргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International