Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең сафлары яңа хезмәткәрләр, Русия ГТХМ югары белем бирү йортларын яшь бетерүчеләре белән тулыланды. Кичәге курсантлар бүген хезмәт итүгә билгеләү алдыннан төп экзаменны бирделәр. 26 эчке хезмәт лейтенанты дулкынланып Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары эчке хезмәт полковнигы Таһир Кәримуллин рәислегендә җыелган аттестацион-кадрлар комиссиясе утырган залга чакыруны көтә иде.