Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 92 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 11 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 43 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада– 1 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше зарар күргән.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, 2 очракның сәбәбе ачыклана.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 15 тапкыр чыктылар.   Ишекләрне ачу буенча – 3 тапкыр,  ДТПга – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 10 ттапкыр.

20.07.2016 ел  13.53  Казан шәһәре, Ю. Фучика урамы, 105в йорты.

«Suzuki Grand Vitara» җиңел машинаның салон һәм багаж эчендә ут чыга. Мәйданы 4 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1975 елгы ир-ат зарар күрә, төрле тән җәрәхәтләре аны хастаханәгә озаттылар. Янгынның сәбәбе – ут белән макмыз эш итү.   

20.07.2016 ел 22.36  Кукмара МР, Байлянгар авылы, Заһидулла урамы, 48 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1969 ир-ат һәлак була. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.  

20.07.2016 ел 08.07  Яр Чаллы шәһәре, «Восход» гараж кооперативы.

1972 елгы ир-ат үзенең гаражында базга төшеп китә. Базның тирәнлеге 3 метр. Коткаручылар  баскыч ярдәме белән ир кешене чыгаралар. Төрле тән җәрәхәтләре белән аны хастахәгә озаттылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International