Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 20 июле, чәршәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 26 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, төзелү вагонында– 1 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакыта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 4 янгын, ут төртүдән – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 14 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 5 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 20 тапкыр чыктылар.   Ишекләрне ачу буенча – 5 тапкыр,  ДТПга – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 5 тапкыр,  югалган кешене эзләү буенча  - 1 тапкыр, янгынга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 7ттапкыр.

19.07.2016 ел  09.50  Спас МР, Болгар шәһәре, Идел елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1989 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

19.07.2016 ел 11.40  Чүпрәле МР, Яңа Какерли авылы, буа.

МЧС коткаручылары судан, 1977 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

19.07.2016 ел 04.30-15.30 Яшел Үзән МР, Яшел Үзән шәһәре, Идел елгасы

МЧС коткаручылары батып үлгән, 1974 елгы ир-атны эзләделәр. Эзләү эшләре нәтиҗәләрен бирмәде. 1000 кв.м тикшерелде.

19.07.2016 ел 07.00-20.20 Лаеш МР Именьково вылы, Кама елгасы

МЧС коткаручылары судан, 1953 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.  

19.07.2016 ел 10.48 Казан шәһәре, Киров дамбасы, Казансу елгасы

ГИМС хезмәткәрләре судан, 1983 елгы ир-атны коткардылар.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International