Торак секторда янгыннар белән хәлне стабильләштерү максаты белән Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәт бүлекләренең эшчеләре, карт гражданнарга, күп балалы гаиләләргә һәм социаль җайлашмаган гражданнарга аеруча игътибар биреп, халык белән көн саен профилактик әңгәмәләр үткәрә. Ике көн эчендә генә янгын сүндерүчеләр аерым постларның хезмәт күрсәтү зоналарына керә торган торак пунктларда ике йөздән артык өй хуҗаларын әйләнеп чыгып, аларга утны, газ плитәләрен һәм көнкүреш электрик җиһазларын, шулай да җылыту мичләрен кулланганда элементар янгын иминлеге чараларын аңлаткан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 108 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 34 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 42 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 2 кеше зарар күрә, 36 кеше коткарыла.
Бүген иртә таңнан Осиново поселогында зур янгын булган. Беренче янгын сүндерү расчетлары килеп җитүгә җиденче катта бер фатир ачык ялкын белән яна иде, дүртенче керүнең бөтен баскыч маршының тәрәзәләреннән куе кара төтен чыга иде, ә тәрәзәләрдән кешеләр ярдәм сорый иде. 8 сәгать 27 минутта коткару эшләре тәмамланган. Янгын сүндерүчеләр барлыгы 30 кеше, шул исәптән 6 баланы, коткарганнар. Янгын нәтиҗәсе буларак, 75 кв. метр мәйданында җиденче каттагы фатир бөтенләй янып беткән.
Красный Бор авылын саклау буенча Татарстан республикасы янгынга каршы хезмәт Яр Чаллы отрядының аерым пост эшчеләре Әгерҗе муниципаль районы Красный Бор авылының “Ласка” социаль ятимнәр йортының кече группа балалары өчен ачык ишекләр көнен үткәргәннәр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 102 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 18 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 39 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 100 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 12 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 48 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 67 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 31 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 4 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын, печәнлектә – 1 янгын.
Бу мәртәбә профессионаллар Юрий Гагарин исемендәге балалар савыктыргыч лагерының кызларына һәм малайларына имин ял итү белемнәрен биргәннәр. Кунакка 4 нче ПСЧ ОФПС-7 янгын сүндерүчеләре янгын сүндерү һәм коткару автомобилендә, Казан Башкарма Комитеты Гражданнарны саклау идарәсенең коткаручылары, шулай да ОСВОД вәкилләре килгән.
2016 елның 11 нче августында сәгать 22.00дә Краснодар крае Витязево авылында “Витязево” балалар савыктыргыч лагерында янгын килеп чыккан. Ике катлы кирпеч корпус янып беткән. Янгын вакытында шул корпусның балалары тышкы дискотекада булганнар иде. Үлүче һәм зыян күрүче юк. Лагерның 5 корпусында барлыгы 960 бала, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 560 бала, ял итә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 116 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә28 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 50 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын.