ЯҢАЛЫКЛАР


1
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан хәрби Суворов училищесының территориясендә II нче көч структуралар психологларының җыелышының тантаналы ачылуы үткән. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан хәрби Суворов училищесы башлыгы Валерий Миронченко, Үзәк хәрби округы гаскәрләренең командиры урынбасары генерал-лейтенант Евгений Устинов, Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар катнашкан.

Бүген Белем көне Казан хәрби Суворов училищесында гадәти булмаган һәм тантаналы рәвештә үткән. Яңа уку елында беренче белемле дәресне 8 нче сыйныф суворовецлары өчен Русия ГТХМ психологлары һәм Русия ГТХМ Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең директоры Юлия Шойгу үткәргәннәр. Алар яшь хәрби хезмәт итүчеләргә имин тәртип тоту культурасы буенча “Гомерне коткарырга өйрән!” дәресен үткәргән. Дәреснең төп максаты –суворовецларга төрле хәлләрдә имин тәртип тоту кагыйдәләрен өйрәнергә булышырга һәм беренче ярдәм һәм психологик ярдәм күрсәтүнең кайбер юлларын өйрәтергә.

Бүген 40 Татарстан мәктәпләрендә Белем көнендә гадәти булмаган дәрес үткән. 1 сентябрьдә укучыларга кунакка Русия ГТХМ Ашыгыч психологик ярдәм үзәгенең (ЦЭПП) белгечләре килгән. Алар имин тәртип тоту культурасы буенча “Гомерне коткарырга өйрән!” дәресен үткәргән. 116 Казан гимназиясе мәктәп укучылары өчен имин тәртип тоту кагыйдәләре буенча кызык дәресне ЦЭПП Көньяк филиалы укыту бүлегенең психологы Виктория Кузнецова үткәргән.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 143 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 38 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 65 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 тапкыр, бакча йортында – 1 янгын.


31
август, 2016 ел
чәршәмбе

1 нче сентябрьдә Русия ГТХМ Ашыгыч психологик ярдәм үзәге директоры Юлия Сергеевна Шойгу һәм Русия ГТХМ психологлары имин тәртип тоту культурасы буенча “Гомерне коткарырга өйрән!” дәресен Казан хәрби Суворов училищесында дүрт кадетлар классында, шулай да Татарстанның 40 мәктәпләрендә үткәрәчәк. Иминлек дәресе сигезенче класс укучылары өчен үткәрелә һәм 90 минут тәшкил итә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 104 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 20 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 46 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


30
август, 2016 ел
сишәмбе

Русия ГТХМ психологик хезмәтнең фән-практика конференциясе эшенең икенче көнендә кемдер ГТО нормативларын биргәндә физик дәрт алган, кайсыдыр Казан Суворов училищесында үткәрелгән мастер-классларда катнашкан. Төрле темалар буенча барлыгы 17 мастер-класс буенча эш планлаштырылган, аларның өчесен Русия ГТХМ психологик хезмәт белгечләре үткәргән.

Русия ГТХМ Психологик хезмәтенең “Экстремаль хәлләр психологиясе. Теория һәм практика” Бөтенрусия фән-практика конференциясенең икенче көнендә җыелышның катнашучылары “Хезмәткә һәм оборонага әзер” Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының (ГТО) нормативларын бирер өчен “Волга” яшьләр үзәгенең спорт мәйданнарына чыккан. Ярышларның нәтиҗәләре буенча катнашучыларның күбесе, төрле разрядларда ГТО нормативларын биреп, яхшы физик хәзерләнүләрен күрсәткән.

2016 елда Янгын сүндерү хезмәте елы чараларының чикләрендә Белем көне алдыннан Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре киләчәк беренче класс укучылары өчен бәйрәм оештырган. 01 хезмәтендә эшли торган ата-аналарның 33 баласы Яшел Үзәннең янгын сүндерү бүлекләренә барган. Чара Горький исемендәге заводны саклау буенча 52 нче янгын сүндерү бүлегендә башланган. Шулай да балалар янгын сүндерү музеенда һәм кызу һәм төтен камерасында булган, тупны кулланып “мишеньне сүндерүдә” катнашкан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 143 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 24 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 64 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 18 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 4 янгын, каралтыда – 1 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International