Бүген Казан хәрби Суворов училищесының территориясендә II нче көч структуралар психологларының җыелышының тантаналы ачылуы үткән. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан хәрби Суворов училищесы башлыгы Валерий Миронченко, Үзәк хәрби округы гаскәрләренең командиры урынбасары генерал-лейтенант Евгений Устинов, Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Паньшин, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар катнашкан.